Читать книгу Казан – Мәскәү / Казань – Москва - Ленар Шаех - Страница 80
«Казан дәфтәре»ннән
«Минем язмыш хата-ялгышлардан…»
ОглавлениеМинем язмыш хата-ялгышлардан,
Сагышлардан гына үрелгән.
Янда көлгән якты кояш белән
Ул хаталар мең кат үбелгән.
Гомер сукмагыннан барган чакта,
Мин үземне мең кат югалтам.
Алда әле, алда барысы да –
Күңелемне мең кат юатам.
Үз-үземне берәр табармынмы,
Уйлар чоңгылында авармынмы?..
Әллә инде салкын дөньясына
Кайнар ялкын булып кабармынмы?..
Телем-телем килгән йөрәк нишләр, –
Кичерерме мине, кичермәсме?..
Тып-тын һәм туң чынлык үрләреннән,
Бәхет түрләреннән төшермәсме?..
Минем язмыш хата-ялгышлардан,
Сагышлардан гына үрелгән. –
Янда көлгән җылы кояшкаем,
Мин аларга бүтән үрелмәм!
2006
Казан