Читать книгу Казан – Мәскәү / Казань – Москва - Ленар Шаех - Страница 73
«Казан дәфтәре»ннән
Пар яфрак
(Баллада)
ОглавлениеАлмагачта ике яфрак
Яралды бергә.
Бар да шатлар. Рәхәт чаклар
Төшләргә керә.
Серләштеләр, сөйләштеләр
Җилләр эчендә.
Мәңгелекнең бер мизгеле –
Сөю өчен лә!..
Яз буена, җәй буена
Үстеләр алар.
Шыбырдашып, сары көзгә
Күчтеләр алар.
Гомерлеккә аерылмас
Төслеләр иде.
Икесе дә пар килгәннәр –
Көчлеләр иде.
Җилләр килгәч кычкырдылар:
«Сөю – без инде!..»
Парлы яфрак, карлы яфрак
Төптән өзелде…
Бирешмичә, килешмичә
Язмышлар белән,
Туң җиргә барып төштеләр
Сагышлар белән…
Алмагачтагы пар яфрак
Таралды җилдә…
Кар эрегән
ике яфрак
Сүрелгән җирдә.
Йөрәгемдә күптән калган
Төзәлмәс яра.
Бар үпкәләрне онытып,
Яратып кара.
2005
Казан