Читать книгу Казан – Мәскәү / Казань – Москва - Ленар Шаех - Страница 67

«Казан дәфтәре»ннән
«Эсселе-суыклы…»

Оглавление

Эсселе-суыклы

яңгыр тамчылары.

Бүген тагын тышта

яңгыр тамчылады…

Тамчыламады ла,

талгын гына койды…

Болыт бөртекләре

күңелемә сыйды.


Бер эсселәп алдым…

җаннан суык үтте.

Эсселе-суыклык

бәгыремне өтте…

Өтмәде лә инде,

әкрен генә телде,

Сагыш үзәненә

боз тамчысы элде.


Гамьсез-ямьсез калдым,

бар моңнарым туңган.

Гүя бөтен күңел

суык белән тулган…

…Кышны кискән сулыш –

сөю көчлелеге,

Йөрәк тибешемнең

вулкан эсселеге.


2005

Казан

Казан – Мәскәү / Казань – Москва

Подняться наверх