Читать книгу Казан – Мәскәү / Казань – Москва - Ленар Шаех - Страница 77
«Казан дәфтәре»ннән
МСЯ!..1
ОглавлениеСөюдән тилергән җаныма
Сөенеч, ак бәхет, моң сыя…
Кил әле, җимешем, яныма –
МСЯ!..
Чәчкәдәй өзелеп көткәнем,
Гөлләргә сабышкан җан тоя.
Бәгырем, сагынып беткәнем –
МСЯ!..
Елларны йомарлыйк учларга…
Хөр яшьлек юлларга наз коя…
Язларда, җәйләрдә, кышларда –
МСЯ!..
2006
Казан