Читать книгу Казан – Мәскәү / Казань – Москва - Ленар Шаех - Страница 74
«Казан дәфтәре»ннән
«Дым астында басып торам…»
ОглавлениеДым астында басып торам –
Көзге яңгыр уртасында.
Соры-кара болытларны
Умырасы, ертасы ла…
Ташка бассаң – суы чыга,
Күпме була сибәләргә?
Көн-төн буе коя-коя,
Йөрәгемне телгәләргә?..
Соры көзнең күз яшьләре
Бетмәсә дә бетми икән.
Өянкенең ботаклары
Күшегүдән суга тигән…
Түбәләрдән тамган тамчы
Тып-тып килеп гомер саный.
Болай елак булмас иде
Ак биләүдә яткан сабый…
…Моң эчендә басып торам,
Җанда рәхәт, җанда җылы…
Саф мәхәббәт, сөю көче
Көзге яңгырлардан олы!..
2005
Казан