Читать книгу Казан – Мәскәү / Казань – Москва - Ленар Шаех - Страница 81
«Казан дәфтәре»ннән
Дәү әниемне уйлап…
ОглавлениеЙомгагың тәгәри-тәгәри,
Сүтелә-сүтелә барды да…
Шул калын, шул ап-ак йомгактан
Бер чемтем нечкә җеп калды да…
Һәм вакыт беразга туктады,
Әйтерсең яшәеш йоклады.
Һавада эленгән ап-ак кар…
Тәрәздән ургылган ап-ак пар…
Җып-җылы ак болыт шикелле…
Тик бар да ишелде, ишелде…
Вакыт та йөгерде киредән,
Кышы да тилергән, тилергән.
Сүтелде, югалды ак йомгак…
Нигә соң нәкъ бүген дөнья ак?..
Кары да сибелде как җиргә,
Пары да таралды шом-җилдә…
Буранлый-буранлый көн сүнде,
Ак карны җебетеп яшь сеңде.
Урамдагы сукмак – ак йомгак…
Төн иңә, күгенә ак чорнап…
2006
Казан