Читать книгу Казан – Мәскәү / Казань – Москва - Ленар Шаех - Страница 82
«Казан дәфтәре»ннән
Коңгырт күзләр…
ОглавлениеКоңгырт күзләр… тирән уйчан күлнең
Беркем белмәс серен яшергән.
Сүзсез генә, күз карашы белән
Күп әйтелгән… күпме дәшелгән.
Эх, ул ымнар, эх, ул ишарәләр… –
Күңелемә якын барсы да.
Мин аларны бик аз беләм, ахры… –
Ул карашлар моңлы, ярсу да…
Бер карасаң, шундый шаян алар,
Йолдызлармы анда биешә?..
Елмаюлар сине бизи генә,
Сөенүләр сиңа килешә…
Карашларың шундый моңсу кайчак…
Җиде биккә серләр ябылган.
И сөенәм гади сабый сыман –
Бер йозакка ачкыч табылган…
Күк йөзе бар синең күзләреңдә,
Уйчан күлнең тирән серләре.
Күзең яктысында
һаваларда
Аккош булып очып йөрмәле…
2006
Казан