Читать книгу Казан – Мәскәү / Казань – Москва - Ленар Шаех - Страница 83
«Казан дәфтәре»ннән
«Бозлар булып, карлар булып эри күңел…»
ОглавлениеБозлар булып, карлар булып эри күңел,
Тамчы тама йөрәгемнең тибешедәй.
Кояш көлә зәңгәр дулкын уртасында,
Бу дөньяның татлы, асыл җимешедәй.
Ничә айны кышлаган җан хискә чумган,
Гөрләвекләр салкынлыктан, туңнан калган,
Йөгерешә берсен берсе этә-төртә,
Төрле яктан – әллә арттан, әллә алдан.
Умырзая шытар тиздән, карны ярып,
Утка чумган йөрәгемнең көлешедәй.
Моң тарала, тын тарала һаваларга,
Ярсу, дәртле гөл-җанымның өлешедәй.
2006
Казан