Читать книгу Казан – Мәскәү / Казань – Москва - Ленар Шаех - Страница 75

«Казан дәфтәре»ннән
Яратам!

Оглавление

Урамда ап-ак кар сибәли,

Әйләнәм ак карлар тирәли.

Очам мин, очам мин – тар-ра-там,

Яратам, яратам, яратам!..


Урамда энҗе кар сибәли,

Битемә ак карлар тигәли.

Әйләнәм, әйләнәм – тар-ра-там,

Яратам, яратам, яратам!..


Урамда ак бәхет сибәли,

Тирбәләм ак карлар тирәли.

Мин бүген бәхетле – тар-ра-там,

Яратам, яратам, яратам!..


2005

Казан

Казан – Мәскәү / Казань – Москва

Подняться наверх