Читать книгу Казан – Мәскәү / Казань – Москва - Ленар Шаех - Страница 79
«Казан дәфтәре»ннән
Җаннар – ирекле!
ОглавлениеМохтар Мутинны уйлап…
Нахак ягып, сөргеннәргә сөреп,
Ач этләргә ташлап үтердең дә…
Хәзер инде аклап маташасың,
Күләгәңә кояш китердең дә.
Гаеплисең, әйтерсең син Алла,
Ярлыкыйсың Ходай шикелле…
Кешеләргә хуҗа,
ә җаннарга
Тешең үтми, алар – ирекле!..
Аклыйсың син, бер дә акланмыйсың,
Гөнаһларың ашкан муеннан…
Су юарлык «изге» караш йөздә,
Элмәк чыгып тора куеннан…
Акланма син, акланма син, Рәсәй,
Синең тарих тоташ кан гына.
Үткәннәрдән килгән ташка бассаң,
Кара таштан сыкрап кан чыга…
Талант җаны эчтән дөрләп яна,
Син сибәчәк бозга ул бикле.
Кешеләргә хуҗа,
ә җаннарга
Кулың җитми, алар – ирекле!..
2006
Казан