Читать книгу Казан – Мәскәү / Казань – Москва - Ленар Шаех - Страница 62
«Казан дәфтәре»ннән
Зәңгәр сирин
ОглавлениеЗәңгәр сирин, дымлы һава,
Тышта җылы яңгыр ява.
Ә син сирин ышыгында –
Шундый рәхәт, ышык монда…
Җил-яңгыр да сиңа тимәс,
Күңелкәең иләс-миләс…
Янып-көеп йөргән чагың,
Чәчәк аткан сөю багың…
Зәңгәр сирин арасында
Моңсуланып каласың да,
Чәчләреңә сирин кадап,
Елмаясың күккә карап…
Кулларыңда – зәңгәр чәчәк.
Йөрәгеңдә яшәячәк
Мәхәббәтнең иң зурысы,
Сөенечнең иң олысы.
Иренеңдә – бәхет дымы,
Янәшәңдә – сирин сыны.
Офыкларны нурга манчып,
Шаян кояш тора качып…
2005
Казан