Читать книгу Казан – Мәскәү / Казань – Москва - Ленар Шаех - Страница 49
«Казан дәфтәре»ннән
Китәсең дә югаласың…
ОглавлениеКитәсең дә югаласың
Имтихан арасында.
Берүзем утырып калам
Таш Казан каласында.
Уку гына синең уйда,
Минекендә – син генә.
Бүлмә тәрәзәмә чиртә
Кышкы суык җил генә.
Кар сибәли ара-тирә
Син киткән сукмакларга.
Артыңнан җилдерер идем
Ярсу, уйнак атларда…
Уем атлардан да җитез –
Синнән алда чаба ул.
Сезнең авыл юлларына
Җан нурымны яба ул.
Синең өең монда гына,
Минеке – әллә кая.
Бер көнгә килеп китәсең,
Туң юлдан тая-тая.
Әллә каян, әллә нидән
Бер сәбәп табасың да,
Китәсең дә югаласың
Имтихан арасында.
Буранга кереп чумасың,
Күкләргә ашасыңмы?..
Сәбәп-сәбәп дигән булып,
Әллә алдашасыңмы?..
Мин – беркатлы, мин ышанам…
Тиздән янга килерсең,
Сагыну-сагышларымда
Ак кар булып эрерсең.
2005
Казан