Читать книгу Казан – Мәскәү / Казань – Москва - Ленар Шаех - Страница 56

«Казан дәфтәре»ннән
Бу язларны сиңа бүләк итәм…

Оглавление

Бу язларны сиңа бүләк итәм,

Ул язларга сыйган барсы да –

Мәхәббәт тә, күңел сафлыгы да,

Җанны эретерлек ярсу да.


Бу язларны сиңа бүләк итәм,

Ул язларда яшәү моңы бар.

Күктән тамган тамчы чыңнарында

Сөенеч һәм бәхет тыны бар.


2005

Казан

Казан – Мәскәү / Казань – Москва

Подняться наверх