Читать книгу Казан – Мәскәү / Казань – Москва - Ленар Шаех - Страница 55

«Казан дәфтәре»ннән
Костюм кияргә микән?

Оглавление

Вакыт-вакыт күз төшерәм

Костюмың, чалбарыңа…

Килергә дә куркам хәзер

Мин синең яннарыңа.


Карашларың җитди-җитди,

Кыяфәтең акыллы.

Сине күргән егетләр дә

Бертавыштан «аһ» орды.


Читтән торып караганда,

Мөгаллимә кебек син.

Аспирантура бетергән

Бер галимә кебек син.


Депутат кыз шикелле син,

Җитәкче «апа» сыман.

Тик костюм, чалбар артында

Гади кыз ята сыман…


…Ут капкандай чабар идем

Мин синең яннарыңа…

Йон кабара, күзем салсам

Костюмың, чалбарыңа…


…Телне тешләп карап торам –

Нәрсә дияргә икән?..

Синең янга килер өчен,

Костюм кияргә микән?..


2005

Казан

Казан – Мәскәү / Казань – Москва

Подняться наверх