Читать книгу Казан – Мәскәү / Казань – Москва - Ленар Шаех - Страница 61

«Казан дәфтәре»ннән
«Мин җансыз яшәдем бугай…»

Оглавление

Мин җансыз яшәдем бугай

Тулы бер мәңгелек буе.

Күз төпләрем салкын иде,

Күңелемдә – кипкән кое…


Җан өрдең син һәм тудырдың

Мине сөю өереннән.

Күңелемдә коем шашкын

Хисләр белән өерелгән.


Ташып чыккан, мөлдерәмә…

Күзләремдә – яшәү моңы,

Сулышымда кайнар вулкан –

Бәхет тыны, сөю тыны…


Җанымның кап уртасында

Гөлләр үскән кочак-кочак.

Ут-чәчәкләр арасында

Мәңге сүнмәс эссе учак.


2005

Казан – Мәскәү / Казань – Москва

Подняться наверх