Читать книгу Казан – Мәскәү / Казань – Москва - Ленар Шаех - Страница 64

«Казан дәфтәре»ннән
«Чык суында юдым битемне…»

Оглавление

Чык суында юдым битемне.

Иркәм, миннән хәбәр көттеңме?..

Кайтып киләм җәйге иртәдә,

Таң нурлары булып иркәлә.


Ал гөлләрем – бүләк итәргә,

Вәгъдә биргән идең көтәргә.

Уйчан саба җиле юлдашым,

Синең янда гына юл башым.


Тәнем йөзә татлы таң буйлап,

Йөгерешә җылың җан буйлап.

Ямьле гөлләр минем кочакта,

Каршыма чык, кысып кочакла!..


2005

Казан

Казан – Мәскәү / Казань – Москва

Подняться наверх