Читать книгу Казан – Мәскәү / Казань – Москва - Ленар Шаех - Страница 57

«Казан дәфтәре»ннән
«Табигатем минем кыр казыдай…»

Оглавление

Табигатем минем кыр казыдай…

Эх, очасы килә җирне ташлап.

Иксез-чиксез зәңгәр күк диңгезен

Йөзәсе лә килә бер колачлап.


Табигатем минем кыр казыдай…

Киң болыннар, иркен елгалары

Күңелемне тарта, ымсындыра…

Йөрәгемне камый еллар кары.


Табигатем минем кыр казыдай…

Кайнап торам, эх, очасым килә!..

Тормыш салган авыр арканнардан

Ычкынасым, бер бушасым килә!


Табигатем минем кыр казыдай…

Киң офыклар тарта күңелемне…

Җаным тоя: күккә очкач, җиргә

Киек каздай кире килеремне…


2005

Казан

Казан – Мәскәү / Казань – Москва

Подняться наверх