Читать книгу Казан – Мәскәү / Казань – Москва - Ленар Шаех - Страница 59
«Казан дәфтәре»ннән
Су ташый кыз…
ОглавлениеСу ташый кыз Ак чишмәдән,
Көянтә, чиләкләре…
Көянтәсен кочып алган
Ак шома беләкләре…
Су ташый кыз Ак чишмәдән,
Сусавын басмакчымы?..
Юлына сөйгәне чыкса,
Йөрәген ачмакчымы?..
Су ташый кыз Ак чишмәдән,
Тамчыдай адымнары…
Мөлдерәмә күзләрендә
Саф чишмә чалымнары…
Су ташый кыз Ак чишмәдән,
Офыкка карый-карый…
Толымлап үргән чәчләрен
Җиләс җил генә тарый…
Су ташый кыз Ак чишмәдән…
Эх, чишмә булсаң икән!..
Пар чиләкнең ирнәвеннән
Су белән тулсаң икән!..
Су ташый кыз Ак чишмәдән,
Иренендә чык суы…
Юлына сөйгәне чыкса
Кузгалыр җан ярсуы…
2005
Казан