Читать книгу Казан – Мәскәү / Казань – Москва - Ленар Шаех - Страница 50
«Казан дәфтәре»ннән
Ярый, мине кызганма да…
ОглавлениеКөннәр буе көтеп ятам
Синең шалтыратуны.
Туктат инде, эндәшмичә,
Җанны аптыратуны.
Ярый, бер төн йокламадым,
Бер төн өйдән чыкмадым.
Телефондагы сәгатьтән
Минутларны чутладым.
Кесә телефоным дәшми,
Бер тын-тавыш чыгармый.
Синең хәбәреңне көтеп,
Ничек түзәдер армый?
Шалтыратуыңны көтеп,
Йөрәкләрем сыза ич.
Ярый, мине кызганма да,
Телефоным – кызганыч.
Мине бер уйламасаң да,
Аны бер жәлләр идең…
…Кинәт телефон аркылы:
«Исәнме! Хәлләр?..» – дидең.
2005
Казан