Читать книгу Казан – Мәскәү / Казань – Москва - Ленар Шаех - Страница 52
«Казан дәфтәре»ннән
«Дәшкән идем, дәшкән идем…»
ОглавлениеДәшкән идем, дәшкән идем –
Ишетмәдең, ишетмәдең.
Ябып куйдың, бикләп куйдың
Күңелеңнең ишекләрен.
Баккан идем, баккан идем –
Карамадың, карамадың.
Арабызда ята мәллә
Елан төсле кара адым?..
Берәр кайчан дәшәреңне,
Багарыңны беләм инде…
Үз җанымны өннән алып,
Төшләреңә керәм инде.
2005
Казан