Читать книгу Казан – Мәскәү / Казань – Москва - Ленар Шаех - Страница 45

«Казан дәфтәре»ннән
«– Синең исемеңнең баш хәрефе…»

Оглавление

Айсылуга

– Синең исемеңнең баш хәрефе

Эйфель башнясына охшаган…

– Ышанам…


– Синең исемеңнең баш хәрефен

Әйтеп Америка ачканнар…

– Ачкан бар…


– Андромеда синең өчен яна,

Күктәге Ай балкый тик сиңа.

Зур дәрьяның дәрьялары булган

Горур, шаулы Атлантик сиңа…

– Ник миңа?..


– Алмагачлар: «Син!» – дип чәчәк ата,

Аккошлар да сине эзлиләр.

Ак күңелле батыр ак егетләр

«Аһ!» димичә бер дә түзмиләр…

– Күзлиләр?!


– Дөньядагы бөтен материклар

Синең исем белән башлана.

Кай тарафка уем юнәлсә дә,

Синең исем күзгә ташлана…

– Ташлама…


2004

Казан

Казан – Мәскәү / Казань – Москва

Подняться наверх