Читать книгу Казан – Мәскәү / Казань – Москва - Ленар Шаех - Страница 58

«Казан дәфтәре»ннән
Мин сине сагынганмын!

Оглавление

Күрдеңме соң баш өстеңнән

Ак болыт агылганын,

Шул болытлар арасыннан

Елмаю табылганын?..


Күрдеңме соң серле төннең

Зәңгәр моң ябынганын,

Тылсымлы ай нурларының

Шул моңга кагылганын?..


Күрдеңме соң уйсулыкта

Көмеш күл чагылганын,

Бер аккошның, ярсый-ярсый,

Канатын кагынганын?..


…Дөньяны кочардай булып,

Мин сине сагынганмын!..


2005

Казан

Казан – Мәскәү / Казань – Москва

Подняться наверх