Читать книгу Казан – Мәскәү / Казань – Москва - Ленар Шаех - Страница 40
«Казан дәфтәре»ннән
Салкын яңгыр
ОглавлениеСалкын яңгыр.
Кайнар яшьләр.
Берни әйтмә,
Бер сүз дәшмә.
Җиңеләймәс
Минем хәлем.
Ярдәм итмәс
Бәхет шәлең.
Басып торам
Кыл өстендә.
Гамем сибәм
Дустым төнгә.
Төн генә тик
Мине аңлый.
Ул таш бәгырь
Була алмый.
Җиле белән
Юата ул,
Йолдызыннан
Нур ата ул.
Басып торам:
Төн һәм үзем.
Син теләдең
Шулай үзең…
Караңгы төн
Миңа әшнә.
Берни әйтмә,
Бер сүз дәшмә.
Кайнар яңгыр,
…Салкын яшьләр…
2004
Казан