Читать книгу Казан – Мәскәү / Казань – Москва - Ленар Шаех - Страница 35
«Казан дәфтәре»ннән
Шигърият!
ОглавлениеАва-түнә еллар аккан чакта
Көтәм сине карлы-бозлы чатта.
Ни хәлең бар синең, Шигърият? –
Үз артыңнан мине дә иярт!
Күңелләргә туң моң кунган чакта,
Сине көтәм хыял дигән катта.
Уйларым ак минем, ак ният,
Мин сынатмам сине, Шигърият!
Яз-наз илен эзләп тапкан чакта,
Туган якка казлар кайткан чакта,
Шатлыгымны бүләм, Шигърият. –
Син бәхетле, беләм, Шигърият!..
Моңсу көзгә кереп барган чакта,
Йөрәгемне сагыш ярган чакта…
Мин һаман да сабый, ак ният,
Юат мине, юат, Шигърият!..
2004
Казан