Читать книгу Казан – Мәскәү / Казань – Москва - Ленар Шаех - Страница 24
«Казан дәфтәре»ннән
Миңа үзең кирәк…
ОглавлениеКүзләремә кара –
Анда синең сурәт,
Ерак түгел ара –
Җанда синең сурәт.
Күңелемә күз сал –
Анда синең рәсем.
Хыялымда да син,
Учларымда – яшем…
Үткәнемдә дә син,
Бүгенгемдә дә син…
Ул сурәткә, белмим,
Нәрсә диеп дәшим?..
Рәсем, салкын рәсем…
Нәрсә бирә сурәт?..
Аңларсыңмы? Юкмы?.. –
Миңа үзең кирәк…
2004
Казан