Читать книгу Казан – Мәскәү / Казань – Москва - Ленар Шаех - Страница 26

«Казан дәфтәре»ннән
«Сагыш төргән гамьле кичләремдә…»

Оглавление

Сагыш төргән гамьле кичләремдә

Керәсең дә, әнкәй, төшләремә:

«Сабыр бул син, нык бул, балам, – дисең, –

Мин гел синең янда калам», – дисең…

Сагыш төргән гамьле кичләремдә.


Бәхет-шатлык тулы кичләремдә

Керәсең дә, әнкәй, төшләремә:

«Гел көлеп тор, газиз балам, – дисең, –

Синең өчен мин шатланам», – дисең…

Бәхет-шатлык тулы кичләремдә.


2004

Казан

Казан – Мәскәү / Казань – Москва

Подняться наверх