Читать книгу Казан – Мәскәү / Казань – Москва - Ленар Шаех - Страница 21

«Казан дәфтәре»ннән
Барыбыз да бер гамьле…

Оглавление

Барыбыз да бер гамьле –

Безнең татар бердәмме?

Милләтебез ихласмы?..

Күздән йокылар качты.


Еллар болай да изде,

Тынгысыз күңел сизде:

Нигә без – таркау кавем,

Үз ягыбызга тартмыйбыз

Ник тарихның үлчәвен?..


Әй татар, татар, татар!

Бу көн кем йоклап ятар?!.

Күзеңне ач тагы да –

Син бөркет тырнагында.


Чәбәлән, тартыш, тырыш,

Тарих үлчәвен борыш

(Читләр ягына түгел!) –

Үзеңдә үссен бу гөл!..


Күкләр авызын ачты,

Күздән йокылар качты:

Барыбызда да бер гамь –

Бул, татар, тату, бердәм!..


2004

Казан

Казан – Мәскәү / Казань – Москва

Подняться наверх