Читать книгу Казан – Мәскәү / Казань – Москва - Ленар Шаех - Страница 22
«Казан дәфтәре»ннән
Татар моңы
ОглавлениеКүңел тулган чагында,
Моң-хисләр кочагында
Җилпенеп очам гына,
Исереп моң-көйләрдән…
Җыр агыла Болгардан,
Җыр агыла Биләрдән…
Туктаусыз моң агыла
Чал тарихтан, үткәннән.
Әби-бабай күңелендә
Алар зур юл үткәннәр,
Ак болытларга әйләнеп,
Безгә килеп җиткәннәр.
Тарих иләкләре аша
Узган җырлар күккә аша.
Йөрәкләрне кубара моң,
Күңелләрне өзеп ала,
Үзе карт ул, үзе бала.
Үткәннәрдән килгән моңнар –
Бабайлардан калган мирас.
Нәсел аша күчкән алар,
Миндә дә бар алар бераз.
Моң кәсәсе тулар-тулмас,
Аннан эзлим, моннан җыям.
Һәрбер энҗе җыр тамчысын
Күңел китабыма уям.
Ятим булмас, күчәр алар
Бабайлардан оныкларга.
Татар яши – моңы яши
Тарих күк чал болытларда!
2004
Казан