Читать книгу Казан – Мәскәү / Казань – Москва - Ленар Шаех - Страница 28
«Казан дәфтәре»ннән
Үткәннән килгән өн
ОглавлениеСуда йөзә бүрәнәләр,
Ялгыз бүрәнәләр…
Кайда син, Болгарым, Кашаным?..
Кайда син, Биләрем, Суварым?.. –
Җиде төн уртасы җиткәндә,
Бу хакта күкләрдән сорадым.
Ерактан, үткәннәр иленнән –
Чулманнан, Агыйдел, Иделдән
Өзелер-өзелмәс өн килде:
«Без күптән бу җирдә юк инде…»
Төзедек Урдасын, ханлыгын,
Тау итеп калдырдык байлыгын.
Кая ул без салган мәмләкәт? –
Үткәндә – һәлакәт, һәлакәт…
Казанны илбасар алганда,
(Юк сезнең акланыр хакыгыз!)
Ханбикә, Үтәмешгәрәйне
Кәнизәк иттегез, саттыгыз.
Урыска калдыгыз уллыкка –
Сез хәзер биш йөз ел коллыкта,
Без хәзер биш йөз ел коллыкта…
Безнең рух кайгылы, борчулы,
Каршыда киселгән кул чугы…
Төзедек Сараен, Үкәген,
Без сезгә зур дәүләт калдырдык.
Дошманнар мыскыллап көлделәр:
«Үткәнен җимердек, яндырдык!..»
Ерактан, гөл-көлләр иленнән –
Чулманнан, Агыйдел, Иделдән
Сүрелер-сүрелмәс өн килде:
«Сал суда баталмас бит инде…»
2004
Казан