Читать книгу Казан – Мәскәү / Казань – Москва - Ленар Шаех - Страница 42

«Казан дәфтәре»ннән
«Карлар ява инде, ап-ак карлар…»

Оглавление

Карлар ява инде, ап-ак карлар

Без таптаган юллар өстенә.

Пар каплаган тәрәз. Янәшәдә

Моңлы гына итеп көз көлә.


Карлар ява инде, ап-ак карлар,

Моңсу күкне тоташ томалап.

Юлны сарган сары яфраклардан

Көз елмая, җанны юмалап.


Карлар ява инде, ап-ак карлар

Бергә салган эзләр өстенә.

Кар ята да эреп юкка чыга…

Саубуллашып, тышта көз көлә.


2004

Казан

Казан – Мәскәү / Казань – Москва

Подняться наверх