Читать книгу Казан – Мәскәү / Казань – Москва - Ленар Шаех - Страница 41
«Казан дәфтәре»ннән
И Ходам, Мәхәббәт бир!
Оглавление(Давид Самойловка ияреп)
Бар өметләр сүнгәндә,
Җир тынлыкка күнгәндә,
Ачынып кычкыр, бәндә:
«И Ходам, Мәхәббәт бир!»
Күктән кояш киткәндә,
Ярсу елга кипкәндә,
Күңелдә моң типкәндә,
И Ходам, Мәхәббәт бир!
Ялгыз шәм талпынганда,
Җанда гамь атынганда,
Ачы яшь татыганда,
И Ходам, Мәхәббәт бир!
Бәхет ишек япканда,
Инде төптә ятканда,
Ниндидер җылы җанда, –
И Ходам, Мәхәббәт бир!
2004
Казан