Читать книгу Казан – Мәскәү / Казань – Москва - Ленар Шаех - Страница 38
«Казан дәфтәре»ннән
«Песнәк килгән тәрәз каршыма…»
ОглавлениеПеснәк килгән тәрәз каршыма:
«Сөйгәнеңнән хәбәр бар», – диме?
«Яннарына оч син, бар», – диме?.. –
Бүлмә хәзер миңа тар сыман.
Нәни песнәк шакый тәрәзгә:
«Ник көтәсең, ике уйлама,
Ул да көтә, ул да уйлана». –
Түземлегем җитәр бик әзгә.
…Песнәк булып очтым яныңа.
Алда – сине күрер мизгелләр,
Уңга-сулга сибәм тик гөлләр,
Яз китереп көзләр таңына.
2004
Казан