Читать книгу Казан – Мәскәү / Казань – Москва - Ленар Шаех - Страница 37
«Казан дәфтәре»ннән
«Әй көзкәем…»
ОглавлениеӘй көзкәем,
Көяз көзем минем!
Җаным-тәнем сиңа тартыла.
Шашкын күңел
Язга талпынса да,
Нигәдер гел көз яратыла.
Уйчан көзем,
Боек көзем минем!
Елак та син, кайчак көләч тә.
Күзләремдә
Өмет уйный башлый,
Көз кояшы күктән көлгәч тә.
Әй көзкәем,
Алтын көзем минем! –
Елмаюың йокты үземә.
Тар сукмактан
Йөгерәм…
Очам гына,
Баса-баса яфрак-эзеңә.
2004
Казан