Читать книгу Казан – Мәскәү / Казань – Москва - Ленар Шаех - Страница 27
«Казан дәфтәре»ннән
Таң кызына
ОглавлениеА-га
Син еракта.
Тонык шәүләң генә
Күз алдымда бии ялгызы.
Бүген дә кич.
Кояш баеп бара.
Кайчан киләсең соң, Таң кызы?
Мин берүзем.
Сине уйлый-уйлый,
Фикерләрем, уем чуалган.
Татлы хыял
Кояш белән бергә
Ак офыкка китеп югалган.
Юк, кирәкми
Якты йолдыз, ае.
Юк, кирәкми төнге манзара.
Кичке салкын
Тәнне чымырдата.
Кайчан киләсең соң, җан ярам?
Керфек какмыйм.
Алсу таңны көтәм.
Вакыт ага. Күңел ялгызы…
Сине эзләп,
Ак офыкны күзләп,
Төнге юлга чыгам, Таң кызы…
2004
Казан