Читать книгу Казан – Мәскәү / Казань – Москва - Ленар Шаех - Страница 16
«Казан дәфтәре»ннән
«Йолдызларга сөйләр идем сөюемне…»
ОглавлениеЙолдызларга сөйләр идем
сөюемне.
Алар әйтер: «Юләрләндем
диюеңме?..»
Куш каенга бәян итсәм
синең хакта,
Әйтмәсме ул, дәшмәсме ул:
«Сөю – хата…»?..
…Тургайлар да юатмасмы:
«Сөяр…» – диеп,
Әллә әйтер: «Акылыңа
ияр», – диеп?..
Хөр җилләргә җиткералсам:
«Яратам…» – дип,
Әйтмәсләрме: «Ай күрә дә,
ала таң…» – дип?..
Аккошларга сөйләп бирсәм,
алар әйтер:
«Утка кердең, кем хәлеңне
җиңеләйтер?..»
2004
Казан