Читать книгу Казан – Мәскәү / Казань – Москва - Ленар Шаех - Страница 11
«Казан дәфтәре»ннән
Сала теле
ОглавлениеКала теле түгелсең син –
Сала теле.
И бүленмәс һәм сер бирмәс
Ана телем.
Авыл саклый синең тирән
Тамырыңны.
Ә шәһәрдә «Явыз Иван»
Ябырылды.
Сабыйларың урыс теле
Кочагында.
Кара бөркет үз нотыгын
Куша монда.
Ялгыз калган Робинзондай
Бүген хәлең.
Кая синең горурлыгың
Һәм мөнбәрең?..
Кая синең күкрәк киереп
Йөргән чагың?..
Кая синең төркилегең?..
Кая чаңың?..
…«Әннә», – диеп ачылмаса
Сабый теле,
Киләчәктә кем аңлар соң,
Телем, сине?..
2003
Казан