Читать книгу Казан – Мәскәү / Казань – Москва - Ленар Шаех - Страница 4

«Казан дәфтәре»ннән
Яр буенда

Оглавление

(Мари Луиза Кашниц буенча)

Бүген сине кабат

Яр буенда күрдем.

Ак күбекләр

     нәни

Тәпиеңне күмде.


Аяк бармакларың

Ком астында калды.

Синең күңел ярдан

Теләмичә барды.


Уйнаклады дулкын –

Мәңге яшәр төсле,

Яр буена ашып,

Эзләреңне үпте.


Дулкын килде, һәм син

Миңа карап көлдең.

Диңгез дулкыннары

Янә ярга менде.


Җан түремдә сагыш,

Син сизмәдең инде.

Ярсу дулкын аяк

Очларыңда сүнде.


2003

Казан

Казан – Мәскәү / Казань – Москва

Подняться наверх