Читать книгу Язганнарның җитмеше. Шигырле гомер - Рузил Фазлыев - Страница 10
Бәхет чакыра
ОглавлениеБәхет сине үзе чакыра бит,
Карышыңда тора баскычлар.
Күтәрелү кирәк адым, адым.,
Очырашуга шушы баскычтан.
Һәр адымың уйланылган булып,
Ышанычың булып күңелдә.
Хыялыңда, максатыңда бергә,
Була алу бәхет түрендә.
Биектәме, әллә ерактамы,
Баскычларын үтеп күренә.
Күренсәдә, күренмәсәдә,
Гомер буе, күңел үрелә.
Ул чакыра безне үз янына,
Безгә кала барып карасы.
Үзеңнекен үзең таба алып,
Аның белән бергә каласы.