Читать книгу Язганнарның җитмеше. Шигырле гомер - Рузил Фазлыев - Страница 14
Гөнаx барда
ОглавлениеАңлаганда, вакыт үткән була,
Курыкмыйча яшәп гөнахларда.
Ничек бәрәкатле тормыш булсын,
Тәүбәләрсез калган, гөнах барда.
Акырынлап кына, аңлау килә,
Ерагырак hаман аңардан.
Төзәтергә олы ялгышларны,
Вакытларын каян табарлар?
Дөрес сүзләр, ялгыш гамәлләр,
Бергә бара hаман урелеп…
Матурлыклар кала күренмичә,
Ямьсезлекләр белән төрелеп.
Аллаhны безБ Алла гына дибез,
Алмаз белән алма шикелле.
Адашулар гына түгел болар…
Кире якка таба кителде…
Кеше күргәнне без күрербез,
Шулай диеп уйлый күбебез…
Яңгырлардан котылырга теләп,
Аяз булсын диеп күгебез…