Читать книгу Язганнарның җитмеше. Шигырле гомер - Рузил Фазлыев - Страница 16

Дөнья

Оглавление

Бу дөньяга ниләр алып килдем,

Ниләр алдым микән дөньядан?

Ярый әле алыш биреш өчен,

Яши алган, якты дөнья бар.


Алганнарым шактый булган инде

Гомер буе, барсы алынган.

Күпмеләре төрле сәбәпләрдә,

Бурычларың булып калынган.


Җавап гәмәлләре онтылмасын,

Саклый торган кеше арасын.

Күңелеңдә синең калганнарга,

Шөкер сүзен әйтә аласың.


Кичерешләр нинди генә булмый,

Авырлары, шатлык хисләре.

Барысыда синең өчен кебек,

Төрле яктан җилләр искәне.


Җавап булып, әгәр туа икән,

Күңелеңдә рәхмәт сүзләрең.

Бер өлеше кебек бурычыңның.

Авырлыкларына түзгәнең.


Язганнарның җитмеше. Шигырле гомер

Подняться наверх