Читать книгу Язганнарның җитмеше. Шигырле гомер - Рузил Фазлыев - Страница 7

Әнә, димен…

Оглавление

Әнә, димен төртеп, үз үземә,

Үтеп бара синең гомерең.

Аңламыйча бергә буласыны.

Аерылу мөмкин түгелен.


Үтеп бармый, бары көтә кебек,

Уйларыңнан синең бушауны.

Чишкәнеңне сине тотып торган,

Күңелендә булган тышауны.


Көләседә килә бер кычкырып,

Ничек кеше шулай була ала.

Җавап эзләгәндә, туры сүзгә,

Фикерләрең бик тиз чуала.

Дөнья өчен, олы кануннарны,

Кемнәр ничек, аны аңлаган…

Кая гына юлга чыкканда да,

Җилгә каршы басып калмаган.


Үтеп бара, әйе ул нишләсен,

Бер сәбәпсез туктап торалмый.

Озынлыгын үзең теләгәнчә,

Гомерләрне сузып булалмый.


Язганнарның җитмеше. Шигырле гомер

Подняться наверх