Читать книгу Язганнарның җитмеше. Шигырле гомер - Рузил Фазлыев - Страница 2
Cөю хакы
ОглавлениеКемнәр аңлый алган мәхәббәтне,
Бар кешегә таныш булсада.
Тәҗрибә җыйдым инде диеп,
Тыныч кына тормыш корсада.
Ярата алган, үзе яратылмый,
Яратылган, белми сөюне.
Җуеп булмасада хәтерләрдән,
Вакытында, янып көюне.
Чиксез хисләр, якын нәфрәткә,
Алышына, булган хисләрең.
Сызып ташлагандай югалалар,
Мәңгелектәй булган кичләрең.
Өметләрең артык булгангамы,
Ашмый кала күпме хыяллар…
Бәхет кошы очып китмәсенгә,
Кемнәр аны ябып куя алган.
Сынаулармы, әллә сыналулар…
Яшьлек юлы, шактый «катмарлы».
Бәхет кошы берәү генә була,
Саклый белү кирәк тапканны.