Читать книгу Язганнарның җитмеше. Шигырле гомер - Рузил Фазлыев - Страница 15
Дөнья тәртибе
ОглавлениеҮзгәртмәккә дөнья тәртипләрен,
Булганнарын санга сукмыйлар.
«Көрәш» майданында җиңү өчен,
Харамлашып җиргә екмыйлар.
Харамчылар гомер буе булган,
Тигез булмый җирдә көрәшләр.
Кануннар ул, бозучылар өчен,
Гадел кеше, гадел көрәшкән.
Бер җиңүче – берәү батыр була,
Ә калганнар калмый канәгать.
Билгелиләр, шул ук канун белән,
Хөкүмдарлар яки җәмәгать.
Бозылганда җиhан кануннары,
Хаксызлыктан, туа хаксызлык
Харам белән көчләр кулланылса,
Хөкүм итә башлый башсызлык.
Бәйрәм түгел, тормыш бозыла,
Хаксыз көчләр өскә чыкканда.
Ризасызлык туып, ут кабына,
Чарасызлык чаңы «сукканга».