Читать книгу Язганнарның җитмеше. Шигырле гомер - Рузил Фазлыев - Страница 8
Бай дөньяда
ОглавлениеИксез чиксез кебек дөнья,
Ниләр генә юк анда.
Күреп, белеп бетермәслек,
Миллион тапкыр тусаңда.
Бик кадерле «тимер арба,»
Әлеккечә «яхшы атлар.»
Тигез кебек сан буенча,
Акыллылар, ахмаклар.
Ат лапасы кебек йортлар,
Кысан кебек кешегә.
Бензин салып, атлар җигә,
Егәр өстәп көченә.
Чокыр кебек гел олая,
Арткан сине «булганы».
Очырасада, никтер сирәк,
Җитте дия торганы.
Дөнья бай ул, кеше өчен,
Байлыкны, тик аңласаң.
Мондый тормыш җәза үзе,
Нәфес тыя алмасаң.