Читать книгу Язганнарның җитмеше. Шигырле гомер - Рузил Фазлыев - Страница 11

Яман сүз

Оглавление

Кайларда туадыр яман сүз,

Кешенең күңелен теләргә.

Теләге күңелдә булганда,

Телләре яман сүз сөйләргә.


Хаклыгы бөтенләй булмыйча,

Була ул гайбәт, йә ялган сүз.

Пычырак шикелле, йөзләргә,

Атыла әйтелгән яман сүз.


Күңелләр каралган булганда,

Яманнан, яманлык агыла.

Бер генә сәбәбе булмыйча,

Яман сүз әйтүче табыла.


Гадәтме, «сәләтме», халәтме,

Күңелләр шул эшкә тартылу.

Очыраган бәхетле җаннарның,

Бәхетен бозарга талпыну…


Язганнарның җитмеше. Шигырле гомер

Подняться наверх