Читать книгу Язганнарның җитмеше. Шигырле гомер - Рузил Фазлыев - Страница 17
Елларның Сабантуе
ОглавлениеСабантуйлар кабатлана,
Елларны санагандай.
Майданнарга бергә җыеп,
Бер сынап карагандай.
Елның, җәйнең уртасында,
Үза Сабантуйлары.
Кемнәр өчен быел әле,
Үзләренең туйлары…
Исәннәр барсы килгәндәй,
Бу олы җыеннарга.
Бәйрәмнәрдә хайран була,
Майданга җыелганда.
Бәйрәм төсен тою өчен,
Анда булулар кирәк.
Күрешүләр, очрашулар,
Кабатланулар сирәк.
Шаулап үтсен Сабантуйлар,
Татар Иле бәйрәме.
Кабатланып торып җирдә,
Халыкның hәм – җәй яме.