Читать книгу Язганнарның җитмеше. Шигырле гомер - Рузил Фазлыев - Страница 5

Алтын капка

Оглавление

Авыл капкаларын кем оныта,

Безнең якча, басу капкасын.

Алар гына белә китүченең,

Туган якка кире кайтмасын.


Олы капка ишек алларыннан,

Олы юлга басу капкасы…

Чыккан чакта соңгы тапкырдай,

Ашыкмыйча гына атласы.


Карышылыйда озатада үзе,

Эндәшмичә, карап калгандай.

Кайвакытта карашлары белән,

Гомер буе озатып баргандай.


Ул гынадыр бәлки көтүчедә,

Озакларга чыгып югалсаң.

Искә төшер басу капкаларын,

Туган авылыңа юл алсаң.


«Алтын капка», басу капкалары,

Бик кадерле чөнки язмышта.

Ераклашма күңелләрең белән,

Басу капкасынан… ялгыш та.


Язганнарның җитмеше. Шигырле гомер

Подняться наверх