Читать книгу Язганнарның җитмеше. Шигырле гомер - Рузил Фазлыев - Страница 12

Битлек

Оглавление

Кыендыр яшереп үзеңне,

Тырышып яшәве битлектә..

Курыксаң ачарга йөзеңне,

Яшәгән шикелле читлектә.


Ниятең тирәндә булганда,

Максатың сер булып калганда.

Сәхнәдә яшәгән шикелле,

Хыялый юллардан барганда.


Тамаша булганда бар гомер,

Уенга әйләнә язмышлар.

Битлекләр астында калынып,

Кылына иң олы ялгышлар.


Тапканда тормышның маясын,

Килсәдә битлектә каласы.

Иртәме соңмы бит, барыбер,

Битлекне, була шул саласы.


Язганнарның җитмеше. Шигырле гомер

Подняться наверх