Читать книгу Язганнарның җитмеше. Шигырле гомер - Рузил Фазлыев - Страница 9

Бәллүр савыт

Оглавление

Кайсы кыйммәт, бәллүр савытмы,

Әллә салган аңа эчемлек?

Шәрәбеме әллә сәбәбеме,

Андый савытсызда эчерлек.


Бәллүр савыт купшы сүзләр кебек,

Грузин чәе, кытай савытын…

Чәкештерү өчен күп вакытта,

Ишетергә чынлы тавышын.


Күтәрүләр бәллүр савытларны,

Юылмаслык булган кулларда.

Чебен кебек оча ялагайлар,

Мактар өчен кирәк булганда.


Бәллүр савыт, бәллүр язмыштыр,

Төшеп китсә, бик тиз уалыр…

Булганыда бик тиз онытылып,

Кеше хәтереннән югалыр.


Кеше күңеле тирән урнашкан,

Бәллүр савыт, «конфет кагәзе».

Конфет урынында кайвакытта,

Камыр төргән газет кагәзе.


Язганнарның җитмеше. Шигырле гомер

Подняться наверх