Читать книгу Язганнарның җитмеше. Шигырле гомер - Рузил Фазлыев - Страница 3
Ак томан
ОглавлениеКояшта юк, йолдызларда,
Алда тоташ ак томан…
Ак томаннар уртасында,
Югалып басып торам…
Сукмагыда, юлларыда,
Күренми. ак томанда…
Андый томан булмый иде,
Барыр юллар булганда.
Әллә юллар күренмәскә,
Капланалар томанга.
Үтелмичә калганнары,
Аяз, якты… торганда.
Томан бит ул томан гына,
Түгел ул көтә алмаслык.
Билгесезлекләр булсада,
Булмый ул үтә алмаслык.
Таралырмы ак томаннар,
Барыр юлларны ачып.
Килми әле югаласы,
Ак томаннарда «качып».